Халык батырлыгын яктыртучы шагыйрь (12+)

19 октябрь көнне 12 нче санлы китапханәдә юбиляр язучы Гали Хуҗиев иҗатына багышланган әдәби сәгать үтте.

Халык ..
70d97b76-15ec-417d-a2d3-6c3265fd74c8
Гали Хуҗи

Чарада шагыйрьнең туганы да катнашты. Кичә барышында ул үзенең хатирәләре белән уртаклашты. Китапханәче видеоролик ярдәмендә шагыйрьнең биографиясе, иҗаты һәм тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштырды. Укучылар шагыйрьнең поэмаларыннан өзекләр укыдылар. Чарада катнашучылар Гали Хуҗиев поэзиясе, һичшиксез, тормышны күбрәк, көчлерәк яратырга өйрәтә, бигрәк тә яшьләрдә матур хисләрне тәрбияләп үстерә, шәхси тормышта  һәм эштә гүзәллеккә өнди  дигән нәтиҗәгә килделәр.

Гали Хуҗиев – фронтовик шагыйрь, журналист, СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Шагыйрьнең иҗатында Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган «Зоя Космодемьянская», «Безнең Муса», «Яу күрке» һәм башка халык батырлыгын чагылдырган шигырь һәм поэмалары күп.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: